"Шәһәр татарча сөйләшми". Активистлар Казанда татарча сөйләшү клубы оештыра
Казанның Кабан күле яр буенда быел җәй "Связь" (Элемтә) такымы татарча сөйләм клубы оештыра. Азатлык күл буендагы сөйләм клубы идеясе авторлары белән "Связь"нең татар теле белән нинди бәйләнеше булуын, шәһәрдә татар телен куллану мохите табу авырлыклары турында сөйләште.