Чаллыда яңа мәктәпкә унике беренче сыйныфка балалар җыйганнар
Чаллы шәһәренең 69 микрорайонында төзелә торган мәктәпкә 12 беренче сыйныфка («л» га кадәр) балалар җыйганнар. Объект 87 процентка әзер: фасад, түбә, эчке инженер челтәрләре, тәрәзә кую эшләре тәмамлана, бизәү эшләре башкарыла һәм территория төзекләндерелә.
«Элек «а», «б», «в», «г», «д» сыйныфлары бар иде. Хәзер «к» һәм «л» сыйныфлары да булачак. Бу хәлгә шатланырга кирәк. Һәм безгә, хакимияткә, мәктәпләр төзеп өлгерергә кирәк», - диде шәһәр мэры Наил Мәһдиев мәктәп ачылышын шәрехләп. Бу хакта «Челнинские известия» хәбәр итә.
Соңгы 7 елда Чаллыда җиде мәктәп төзелгән.
«Бу Чаллы шәһәре тарихында иң зур мәктәп. Аның мәйданы 24 мең квадрат метр чамасы, бәясе 1 миллиард 388 миллион сум тора. Бу яшь үсеш ала торган микрорайон, мөһим объект. Без тиз һәм сыйфатлы итеп төзибез, бу мәктәп тә шәһәрдә куелган кагыйдәләрдән искәрмә түгел», - диде мэр.