Русия хәрбисен күп катлы йортка атуы өчен 10 елга хөкем иттеләр
31 яшьлек Михаил Куликов Алтай краеның Зарински шәһәрендә туган. Хәрби җитәкчесе кушуы белән күп катлы торак йортка аткан. Ул ясаган һөҗүм нәтиҗәсендә йортның ике фатиры һәм техник каты җимерелгән, җәрәхәтләнүчеләр турында хәбәр ителми.