Вахит авылында «Авылга да, шәһәргә дә» дигән беренче арт-резиденциягә йомгак ясадылар
Кукмара районының Вахит авылында «Авылга да, шәһәргә дә» дип аталган арт-резиденция тәмамланды. Ул Мәдәни инициативалар Президент фонды ярдәме белән оештырылды. Проект нәтиҗәләре «Авыл көне» бәйрәмендә тәкъдим ителде. Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы шул турыда хәбәр итә.
Узган атнада Вахит авылы Татарстан һәм Россиянең тәҗрибәле белгечләреннән белем алган, җирлекне өйрәнгән, халык белән аралашкан һәм үз проектларын эшләгән яшьләрне үзенә җыйды.
Йомгаклау көнендә арт-резиденциядә катнашучылар һәм оештыручылар белән Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы башлыгы Сергей Димитриев очрашты.
Ул билгеләп үткәнчә, районда сөт, савыт-саба, мех әйберләре җитештерү актив үсеш алган. Яшьләрнең туган җирендә калуы һәм төбәк үсешенә үз өлешләрен кертүе мөһим.
«Яшьләр өчен булдырылган арт-резиденция кебек проектлар безнең өчен бик мөһим, без аларны безнең районда хуплаячакбыз һәм уздырачакбыз. Тормыш үзгәрә, технологияләр үзгәрә. Безне яңа күнекмәләргә өйрәтүегез, авыл һәм бөтен Кукмара районы үсешенә яңалык кертүегез өчен рәхмәт белдерәбез», – дип билгеләп үтте ул.
«Авыл көне» бәйрәменең кичке программасында Кукмара районының үзешчән коллективлары һәм артистлары, FOLK-group «ZAKARIA», SHONER-PAUL (Павел Александров), эстрада артистлары Илмира Нәгыймова һәм Илгиз Шәйхразиев чыгыш ясады.