Казанда автобусның алгы тәрәзәсен ваткан ир-атны тоткарлаганнар
Казанның Оренбург тракты тукталышта бер ир-ат автобусның алгы тәрәзәсенә шешә белән бәргән. Бу хакта кичә «Промышленный» полиция бүлегенә хәбәр килгән.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсенең матбугат хезмәтендә «Татар-информ»га хәбәр итүләренчә, полиция хезмәткәрләре ачыклаганча, Казанда яшәүче ир-ат шешә ыргыткач, автобусның тәрәзәсе ватылган.
37 яшьлек ир-атны тоткарлаганнар һәм полиция бүлегенә китергәннәр.
«Ир-атка карата вак хулиганлык кылган өчен административ материал төзелгән», - диделәр идарә матбугат хезмәтендә.