Татарстанга балалар һәм йөкле хатыннар өчен грипптан вакцина кайтарылды
Татарстанга гриппка каршы вакцина партиясе кайтарылды, ул йөкле хатын-кызларга һәм балаларга ясалачак.
«Татарстанда «Совигрипп» вакцинасы кулланыла инде, безгә «Ультрикс Квадри» вакцинасы килде, без аны медицина оешмалары буенча билгелибез. Берничә көн дәвамында ул поликлиникаларда барлыкка киләчәк», - диде «Татар-информ»дагы матбугат конференциясендә Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков.
Жаворонков икенче вакцина белән беренче чиратта балаларны һәм йөкле хатын-кызларны вакцинациялиләр дип өстәде. Министр урынбасары искә төшергәнчә, грипптан һәм коронавирустан прививканы бергә ясатырга була.
Искәртик, бу атнада Татарстанда гриппка каршы вакцинаның беренче партиясен китерделәр.