Башкортстан үзендәге 14 мәктәптә төзекләндерүне 1 сентябрьдән соң гына төгәлләгәндә, "ЛНР"да мәктәпне куллануга тапшырган
![Башкортстан үзендәге 14 мәктәптә төзекләндерүне 1 сентябрьдән соң гына төгәлләгәндә,](https://gdb.rferl.org/08090000-0a00-0242-65b2-08da60bce7c0_w800_h450.jpg)
Башкортстан Петровски шәһәренең Миңлегали Шәйморатов исемендәге мәктәбен 35 көндә төзәтеп җитешсә дә, үзендәге мәктәпләрне быелгы уку елына мондый елгырлык белән әзерләп бетерә алмады. Республиканың 14 мәктәбендә төзекләндерү эшләре 1 сентябрьдән соң гына төгәлләнәчәге хәбәр ителгән иде.