Миңнеханов: Татарстан Хакасиягә техника һәм «КАМАЗ»лар җибәрүне арттырырга әзер
Татарстан Хакасияне «КАМАЗ» автомобильләре һәм алар өчен запас частьләр белән тәэмин итүне арттырырга әзер. Шулай ук Татарстан республикага техника, дарулар һәм медицина җиһазлары җибәрүне дә арттыра ала, диде Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Хакасия башлыгы Валентин Коновалов белән сөйләшүдә. Очрашу Көнчыгыш икътисади форумында узды.
Республикалар 2016 елда хезмәттәшлек турында килешү төзегән иде. Шуннан бирле Татарстан Хакасиягә «КАМАЗ», «Казаньоргсинтез», «НӘФИС» продукциясен җибәрә.
«Безнең төбәкләр арасындагы хезмәттәшлек күп кенә өлкәләрдә үсеш потенциалына ия. Әлегә төбәкара товар әйләнеше зур түгел – якынча 240 млн сум. Без «КАМАЗ» йөк автомобильләре һәм аларга запас частьләр, шина продукциясен җибәрүне арттырырга әзер», – диде Рөстәм Миңнеханов.
Моннан тыш, республика медицина җиһазлары белән тәэмин итүне дә арттырырга, «Татхимфармпрепаратлар»дан турыдан-туры товар җибәреп торуны, шулай ук POZIS көнкүреш, медицина һәм суыткыч җиһазларын, компаниянең рециркулятор-нурландыргычыларын һәм башка продукцияне үзәкләштереп җибәрүне оештыра ала.
«Без сезнең техниканы алу белән кызыксынабыз, ул ышанычлы булуын күрсәтте», — диде Валентин Коновалов.
Очрашу ахырында республика җитәкчеләре сәүдә-икътисади, фәнни-техник, социаль һәм мәдәни хезмәттәшлек турында килешү һәм 2022-2024 елларга әлеге килешү буенча чаралар планы имзалады.