Әрмәнстан белән Әзәрбайҗан чигендә атыш башланган - Интерфакс
Әрмәнстан белән Әзәрбайҗан чигендә хәл бик киеренке, атыш бара. Бу хакта Әрмәнстан Оборона министрлыгы матбугат секретаре Арам Торосянга сылтама белән INTERFAX.RU хәбәр итә.
Ике як та каршы якны провокациядә гаепли. Әрмәнстан Оборона министрлыгы хәбәр итүенчә, артиллерия, пилотсыз очкычлар, эре калибрлы утлы корал кулланыла. «Хәрби һәм граждан инфраструктурасына һөҗүм итәләр», дигән Торосян. Аның сүзләренчә, Әзербайҗан армиясе кайбер торак пунктларны контрольгә алырга тели.
Социаль челтәрләрдә Әрмәнстанның Горис, Капан, Варденис, Джермук шәһәрләре тирәсендә шартлау видеоларын урнаштыралар. Әрмәнстан һәлак булучылар бар дип белдерде.
Әзәрбайҗан Әрмәнстанны диверсия оештыруда гаепли. Әрмәнстан, ярдәм сорап, Россиягә мөрәҗәгать иткән.
2020 елның октябрендә Әзербайҗан белән Әрмәнстан арасында Таулы Карабах өчен сугыш барды. Сугыш нәтиҗәсендә Таулы Карабахның зур өлеше Әзербайҗан контроленә алынды, иминлекне тәэмин итү өчен гарантия буларак Таулы Карабахка Россия хәрбиләре кертелде.