Нур-Солтан хакимияте шәһәр исемен Астанага үзгәртүне хуплады
![Нур-Солтан хакимияте шәһәр исемен Астанага үзгәртүне хуплады](https://gdb.rferl.org/27891041-6439-4E01-AF5E-E37D157534F1_w800_h450.jpg)
Казакъстан башкаласы Астананың атамасын 2019 елның мартында беренче президент Нурсолтан Назарбаев хөрмәтенә алыштырганнар иде, тик халык моны кабул итә алмады. Быел сантябрь башында Казакъстан парламенты түбән пулаты депутатлары шәһәргә элекке исемен кире кайтарырга тәкъдим итте.