Татарстанда 991 кешедә коронавирус ачыкланган
Татарстанда узган тәүлектә Covid-19 коронавирусын йоктыруның 991 яңа очрагы ачыкланган. Алдагы тәүлектә 996 кеше бу вирусны йоктырган булган. Стопкоронавирус.рф порталында шундый мәгълүматлар бар.
Хастаханәләргә 86 пациент китерелгән. Кичә хастаханәләргә 100 кешене салган булганнар.
2022 елның 18 сентябренә булган мәгълүматларга караганда, пандемия башланганнан бирле Татарстанда рәсми рәвештә 170 497 авыру очрагы теркәлгән. Республиканың 161 008 кешесе, шул исәптән соңгы тәүлектә 974 кеше сәламәтләнде (алдагы тәүлектә – 1829 авыру).
Шул ук вакытта төбәктә бер тәүлек эчендә коронавирустан үлгән кеше рәсми теркәлмәгән. Шулай итеп, Татарстанда Сovid-19 чиреннән вафат булганнарның гомуми саны – 2003. Соңгы тапкыр үлем очрагы турында 6 сентябрьдә хәбәр ителде.