Мөфти шәех Равил Гайнетдин Удмуртиядәге фаҗигагә бәйле кайгы уртаклашты
Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе мөфти шәех Равил Гайнетдин Удмуртиядәге мәктәптә булган фаҗигагә бәйле кайгы уртаклашты. Россия Мөфтиләр шурасы шул турыда яза.
«Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте һәм безнең бөтен дин әһелләребез исеменнән Ижевскида атыш вакытында балаларын югалткан ата-аналарның кайгысын уртаклашам. Бу фаҗига барлык ватандашларыбызның йөрәгенә үтеп керде, беркемне дә битараф калдырмады. Без гаепсезгә үтерелгәннәр өчен дога кылабыз. Шулай ук Аллаһы Тәгаләдән һәлак булганнарның ата-аналарына һәм барлык якыннарына юаныч, җәрәхәтләнүчеләрнең барысына да савыгу, мондый шартларда зыян күрүчеләр белән эшләүчеләргә рухи көч бирүен сорыйбыз», – диелә кайгы уртаклашу хәбәрендә.