Хәбировтан башка гына Төркиягә киткән Башкортстан делегациясе өчен 5,4 миллион сумлык ризыкка заказ биргәннәр
Башкортстаннарның эш сәфәренең максаты – республиканың Төркиягә инвестицияләү мөмкинлекләрен тәкъдим итү. Чарада берничә килешү имзаланган. Делегатларны Истамбул шәһәрендә ашатканнар. Менюда ат, үрдәк, балык, каз ите мулдан, затлы татлылар, милли ризыклар, Русия шәраблары да бар.