Яшел Үзәннең Олы Яке авылында Алма бәйрәмен билгеләп үткәннәр
![Яшел Үзәннең Олы Яке авылында Алма бәйрәмен билгеләп үткәннәр](https://tatar-inform.tatar/images/uploads/news/2022/10/18/0371f72f1d0b092189c9224ce0f2c9dd.jpg)
Яшел Үзәннең Олы Яке мәдәният йортында «Алма» бәйрәме узды. Бу турыда «Яшел Үзән» хәбәр итә.
«Бәйрәмгә авылның унган-булган апалары алмадан кайнатма, компот, күп төрле камыр ризыклары алып килде. Кеше организмы өчен файдалы үзенчәлекләре турында фикер алыштык. Кичәбез чәй табыны артында күңелле уеннар белән дәвам итте», - дип сөйли Олы Яке мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Лилия Әхмәтшакирова.