Иртән Тукай районында ике җиңел автомобиль бәрелешкән, ике кеше һәлак булган
Бүген иртәнге җиденчеләр киткәч Татарстанның Тукай районында, Ильбухтино авылы янында ике җиңел автомобиль бәрелешкән. Фотолардан күренгәнчә, алар кара-каршы бәрелгән – ике машинаның да алгы өлешенә җитди зыян килгән.
Авариядә ике кеше һәлак булган – алар салонда кысылып калган. Тагын икесе төрле тән җәрәхәтләре алган.
«Nissan автомобилендә өч кеше булган – шофер һәм арткы утыргычта ике пассажир. Машина йөртүче һәм бер пассажир үлгән. Икенчесен ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенә китергәннәр. Тагын бер автомобильнең йөртүчесен шулай ук авыр хәлдә хастаханәгә озатканнар», - дип белдерде «Татар-информ»га агентлыкның Чаллыдагы үз хәбәрчесе.