Казан автобусларының берсендә кондуктор белән пассажир сугышкан
Казанда автобуста кондуктор белән бер пассажир сугышкан. Аларның сугышуын башка пассажирлар видеога төшергән. Кадрларда егетләрнең транспорт салонында сугышуы күренә. Аларны хатын-кыз аерырга тырышып карый.
Ачыкланганча, пассажир юл өчен түләүдән баш тарткан, тупас сүзләр әйткән һәм кондукторның битенә суккан. Бу хәлгә кондуктор түзмәгән.
Бу факт буенча тикшерү үткәрелгән, кондукторны эштән читләштергәннәр һәм инструктажга җибәргәннәр, дип хәбәр итте Татарстан Автотранспорт преприятиесе ассоциациясе рәисе Сергей Темляков.