Истанбул үзәгендә шартлау булган, дүрт кеше үлгән
Истанбул үзәгенең туристлар арасында популяр Истикляль җәяүлеләр урамында шартлау яңгырады. Җирле гаммәви мәгълүмат чаралары хәбәр иткәнчә, биредә террорчы үз-үзен шартлаткан.
Якынча мәгълүматлар буенча, нәтиҗәдә дүрт кеше һәлак булган, унга якыны зыян күргән. Шартлау мизгеле социаль челтәрләрдә чыкты.
Хәзерге вакытта полиция хезмәткәрләре Истикляль урамын тулысынча япты. Урынга ашыгыч ярдәм машиналары килә.