Россия очучылары Әрмәнстанда B55 самолеты һәлакәтендә үлгән
Бүген Әрмәнстанда B55 самолеты һәлакәткә очраган, фаҗига урынында ике мәет табылган. Бу хакта ТАСС республиканың Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына сылтама белән хәбәр итә.
Ачыкланганча, һәлак булган ике очучы да Россия гражданнары булган икән. Фаҗига килеп чыгу сәбәпләре ачыклана.