Татарстан Президенты Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне белән котлады
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне белән котлады. Бүген Казанда халыкара бәйрәм уңаеннан коррупциягә каршы республика форумы уза.
Республика Президенты юлламасын журналист Светлана Кадыйрова укыды.
«Халыкара коррупциягә каршы көрәш көнендә без тормыш эшчәнлегенең икътисади һәм социаль өлкәләрендә ришвәтчелекне профилактикалау өчен барлык чараларны эзлекле рәвештә үтәргә үзебезнең тәвәккәллекне белдерәбез. Без системалы рәвештә бурычларны хәл итәбез һәм төрле коррупция формаларын профилактикалыйбыз», – диелә Рөстәм Миңнеханов юлламасында.
Татарстан Президенты билгеләп үтүенчә, ришвәтчелеккә каршы профилактика, барыннан да элек, яшьләрне тәрбияләүгә кагылырга тиеш.
«Республика халкының коррупциягә каршы ярдәменә өметләнәбез», – дип йомгак ясады Рөстәм Миңнеханов.
Форум Бәшир Рәмиев исемендәге ИТ-паркта уза. Монда министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре җыелды. Форумда Татарстан Республикасы Югары Суды Рәисе Илгиз Гыйләҗев, республиканың Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева һәм Россия Тикшерү Комитетының Татарстан Республикасы буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесе урынбасары Марсель Дулкарнаев катнаша.