Россия төбәкләренең татар милли-мәдәни оешмалары җитәкчеләре Уфага килде
Бүген Россия Федерациясе төбәкләренең татар милли-мәдәни оешмалары җитәкчеләре Уфага килде. Биредә алар «Ихлас» мәчете һәм Уфаның «Нур» татар дәүләт театры белән танышты. Кунаклар Туфан Миңнуллин пьесасы буенча сәхнәләштерелгән «Әлдермештән Әлмәндәр» спектаклен тамаша кылачак. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Кунаклар шулай ук «Нур» театры каршындагы мәйданда шагыйрь Габдулла Тукай һәм Бөек Ватан сугышы герое Даян Мурзин һәйкәлләренә чәчәк куйды.
Чараларда Бөтендөнья татар конгрессы вәкилләре: Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары, РФ төбәкләренең татар иҗтимагый берләшмәләре белән эшләү комитеты башлыгы Марс Тукаев, Бөтендөнья татар конгрессының татар төбәкчеләре белән эшләү комитеты башлыгы, профессор Альберт Борһанов, дини оешмалар белән эшләү буенча баш референт Баязит Зәйдуллин һ.б. катнаша.
12 декабрьдә Уфада ТР Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев катнашында Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстан Республикасындагы вәкиллегенең тантаналы чарасын үткәрү күздә тотыла.