Ренат Вәлиуллин: «Рәис» сүзе телебезгә туры килә, бу бик матур атама
Татарстан Республикасының Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиле, филология фәннәре кандидаты Ренат Вәлиуллин республика җитәкчесе атамасын «Татарстан Республикасы Рәисе» дип үзгәртүгә карата фикерен белдерде.
«Татарстан Республикасының беренче җитәкчесен дә «Рәис» дип атап йөрткәннәр. Бу тарихтан билгеле. Татар сөйләменә яраклашкан сүз, бу сүз әдәби кулланылышка кереп киткән. «Илбашы», «башлык» һ.б. вариантлар да булды. «Рәис» сүзе телебезгә туры килә, бу бик матур атама», - диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.
- Искәртеп үтик, Бүген Татарстан депутатлары республика җитәкчесенең яңа атамасын хуплаган карарны кабул итте. ТР Конституциясенә Татарстанның югары вазифаи заты атамасын үзгәртүне күздә тоткан төзәтмәләр белән закон проекты беренче укылышта кабул ителде. Иң югары вазифаи зат «Татарстан Республикасы Рәисе» дип аталачак. Татарстан Президенты вазифасы киләсе сайлауларга кадәр калачак.