Әлмәттә яшәүчеләр балаларына сирәк очрый торган Батыр, Азар, Соро исемнәрен кушкан
Елның соңгы аенда Әлмәттә 159 сабый туган. Шулай итеп, декабрьдә 84 малай һәм 75 кыз бала дөньяга аваз салган.
Бу айда иң кечкенә баланың авырлыгы 1515 грамм булса, иң зур бала 4870 грамм авырлыкта булган. Иң яшь анага 18 яшь, иң өлкәненә - 42 яшь, иң яшь әтигә - 17, ә иң өлкәненә – 55 яшь. Бу хакта «Әлмәт таңнары» хәбәр итә.
Әлмәттә яшәүчеләр яңа туган балаларына Ясминә, Лев, Ева, Әминә, Ранель, София исемнәрен сайлаган. Бу айда иң сирәк кушылган исемнәр Батыр, Азар, Амаль, Согдиана, Соро булган.