Рөстәм Миңнеханов полковник Сергей Хәйретдиновны Россия Герое исеме бирелү белән котлады
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Сергей Хәйретдиновны Россия Федерациясе Герое исеме бирелү белән котлады. Ул билгеләп үткәнчә, полковникның фидакарь хезмәтен, батырлыгын һәм кыюлыгын ил җитәкчелеге таныды.
«Сезне чын күңелдән Россия Федерациясе Герое исеме бирелү белән котлыйм. Туган илебезнең иминлеген саклау һәм иҗтимагый тынычлыкны тәэмин итүдә фидакарь хезмәтегезнең, профессиональ бурычны үтәгәндә күрсәткән батырлыгыгыз һәм хәрби хезмәткә тугрылыгыгызның ил җитәкчелеге тарафыннан билгеләп үтелүенә шатмын», – диде телеграммада Рөстәм Миңнеханов.
Республика җитәкчесе әлеге вакыйганың Хәйретдиновны дәүләт әһәмиятендәге бурычларны хәл итүгә рухландырачагына ышаныч белдерде һәм аңа сәламәтлек, бәхет, уңышлар теләде.