Башкортстан Корылтае рәисе эш сәфәрендәгеләргә бер көнгә каралган акчаларны арттырырга тәкъдим итә
![Башкортстан Корылтае рәисе эш сәфәрендәгеләргә бер көнгә каралган акчаларны арттырырга тәкъдим итә](https://gdb.rferl.org/02490000-0aff-0242-1487-08daf7bc80f8_cx18_cy10_cw78_w800_h450.jpeg)
Бәяләр артты, ә бу акчалар егерме ел буе үзгәрешсез калды, ди ул. Көнлек түләүне иң түбән хезмәт хакының 30дан бер өлеше итеп билгеләргә тәкъдим ителә. Канун өлгесен Русия думасына җибәрәчәкләр.