Владимир Путин Татарстанга федераль дәрәҗәне кадрлар белән тәэмин иткән өчен рәхмәт әйтте
Россия Президенты Владимир Путин «федераль дәрәҗәне кадрлар белән тәэмин иткән өчен» Татарстанга рәхмәт белдерде. Россия лидеры бу хакта Стратегик инициативалар агентлыгының күзәтү советы утырышында белдерде.
«Кадрлар белән эшләгән һәм федераль дәрәҗәне гомуми илкүләм бурычларны хәл итә торган кадрлар белән тәэмин иткән өчен рәхмәт белдерәсем килә. Без бүген кадрлар белән эшләү кирәклеге турында сөйләштек. Бу очракта Татарстан бик яхшы үрнәк күрсәтә», - диде дәүләт башлыгы видеоэлемтә буенча очрашуда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка.
Путин билгеләп үткәнчә, Татарстан Россиянең үсешенә җитди өлеш кертә, шул исәптән төзелеш тармагына да. «Тулаем алганда үз күрсәткечләрен күтәрә. Татарстаннан чыккан белгечләрнең, барлык комплексның актив катнашында, узган елда торак төзелешендә югары нәтиҗәләргә ирешүен билгеләп үтәргә телим», - дип ачыклык кертте ул.
2022 елда төзелеш күләме күрсәткече Россиянең яңа тарихында иң яхшысы булды, дип өстәде РФ Президенты. «Һәм совет чорында да безнең илдә мондый күрсәткечләр юк иде, минемчә», - диде ул.
«Төзелеш» яңа бишьеллык дәүләт программасының кураторы – Россия вице-премьеры Марат Хөснуллин. Ул Татарстанда туган.