Мортаза Рәхимовны җирләр өчен Уфадагы тарихи зиратта дистәгә якын кабер юк ителгән
![Мортаза Рәхимовны җирләр өчен Уфадагы тарихи зиратта дистәгә якын кабер юк ителгән](https://gdb.rferl.org/08550000-0a00-0242-3142-08db0a93c9d7_cx0_cy18_cw0_w800_h450.jpg)
Уфаның мөселман зиратында Башкортстанның беренче президенты Мортаза Рәхимовны җирләр өчен дистәгә якын иске каберне җир белән тигезләгәннәр. Рәхимов каберенә илткән юлда 2 метр киңлектә яңа сукмак салынган. Төбәкне өйрәнүчеләр, активистлар зираттагы каберләрнең төгәл реестрын булдырырга чакыра.