«Кырык дүртнең май аенда» фильмына өстәмә кастинг билгеләнде
Бу атнада «Татаркино»да Татарстанның халык язучысы Нурихан Фәттахның «Кырык дүртнең май аенда» повесте буенча тулы метражлы фильм төшерү өчен кастинг узды. Кинолентаны төшерү төркеме актерлар эзләүне дәвам итәргә карар кылган, 20 февраль өстәмә көн буларак билгеләнгән.
Фильмның режиссеры Александр Далматов: «Кастингның беренче көннәре уңышлы узды, кеше күп иде. Шунысы куанычлы, алар арасында балалар бик күп. Бүгенге көндә Камиләттәй һәм Сәлимә роленә дәгъва кылучылар бар, әмма төп герой – Хәмдия ролен башкару өчен әле актриса расланмаган. Безгә бик күп театр артистлары шалтыратты, алар теге яки бу сәбәп аркасында кастингта катнаша алмады, өстәмә көн билгеләүне сорады. Шуңа бәйле рәвештә безнең иҗат төркеме актерлар сайлауны дәвам итәргә булды», – диде.
Фильм командасы Хәмдия, Сәлим, Азат, шулай ук Әлтаф роленә 10-13 яшьлек ябык гүдәле яшүсмер актерлар эзли. Шулай ук төп геройның әнисе Камиләттәй роленә 50-60 яшьлек ябык гәүдәле актриса кирәк. Кинотасма язучының туган телендә төшереләчәк, шуңа бәйле рәвештә, татар телен белү барлык катнашучылар өчен дә мәҗбүри шарт.
Кастингта катнашырга теләүчеләр түбәндәге адрес буенча чакырыла: Казан, Петр Алексеев ур., 3 йорт. Кастинг 12:30 сәгатьтә башлана.