Рөстәм Миңнеханов республика халкын Ватанны саклаучылар көне белән котлады
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республикада яшәүчеләрне 23 февраль белән котлады. «Ватанны саклаучылар көне белән!» - дип язган Татарстан җитәкчесе Телеграм-каналында.
Ул социаль челтәргә видеоролик куйган. Анда бабай ике оныгын Ватанны саклаучы булырга өйрәтә, шул исәптән - «тиз киенергә һәм матур итеп урын-җирне җыеп куярга», физик формада булырга. Аннары оныклары янына әбисе килә һәм «чын сакчыларга шулай ук үз якыннарын яратырга һәм сакларга кирәк», ди.
Моңа кадәр Россия Президенты Владимир Путин ил халкына котлау белән мөрәҗәгать итте. Ул махсус хәрби операциядә катнашучыларны аерым билгеләп узды.