Пермь татарлары нигә кими? Төбәктәге татар авыллары тарихы турында яңа китап чыкты
9 март Тарих институтында "Пермь краеның татар авыллары тарихы" дигән китапны тәкъдим итү чарасы узды. Тарихчылар фикеренчә, бу басманы башкорт хезмәттәшләре белән дискуссиядә файдаланырга, инкарь ителмәслек архив чыганакларына таянып, алар башкорт санаган авылларның да татарлыгын расларга мөмкин.