"Сугышка күнегеп булмый". Активист Ләйсән Солтангәрәева көрәшен дәвам итә
Сугыш башлану белән илдән бер төркем русияле китсә, мобилизация игълан ителгәннән соң тагын меңләгән кеше мәҗбүр булды. Шул ук вакытта Русиядә сугышка каршы булучы, әмма илдән китәргә теләмәгән бик күп кеше кала. Шуларның берсе – Башкортстанның Туймазы шәһәрендә яшәүче Ләйсән Солтангәрәева.