Казанның Даурия урамындагы кафеда янгын чыккан
Казанның Даурия урамындагы кафеда янгын чыккан. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Янгын сүндерүчеләр ачыклаганча, «Пятерочка» кибетенә янкорылма итеп төзелгән «Шаурма» кафесының түбәсен янгын камап алган.
Якынча мәгълүматлар буенча, янгында имгәнүчеләр юк, кешеләр кафедан чыккан.
Хәзер янгынны сүндергәннәр. Ул 50 квадрат метр мәйданга зыян китергән.