Краснодардагы "Вагнер" сугышчылары күмелгән зиратны тапкан активист Русиядән күчеп киткән
Вотановский Краснодар краендагы Бакинская станицасында сугышта һәлак булган “вагнерчылар” зираты барлыкка килүе турында хәбәр итте. Аның бу гамәле “Вагнер” хосусый хәрби ширкәте вәкилләренең ачуын чыгарган, диелә. 4 апрельдә ул Әрмәнстанга очкан, аннан Грузиягә киткән.