Одинцовода гомрәгә юллама откан кеше бүләген дин кардәшенә бирде
Мәскәү өлкәсенең Одинцово шәһәрендә коллектив ифтар узды. Анда Одинцово шәһәрендәге гыйбадәт кылу бүлмәсен сатып алуда катнашучылар арасында «Бурак тур» компаниясеннән гомрә – кече хаҗга юллама уйнатылды.
«Юлламаны Чечня мәхәлләсе кешесе отты һәм үз гамәле белән барысын да гаҗәпләндерде. Ул дин кардәшен шатландырырга теләвен әйтте һәм аны оешманың башка әгъзасына бүләк итте», дип хәбәр итте Россия мөселманнары Дини җыенының матбугат хезмәте.
Чыгыш ясаучы дин әһелләре бу айның кыйммәтләре турында сөйләде һәм гыйбадәт кылуда эчкерсез булырга чакырды. Одинцово шәһәре имамы Шамил хәзрәт Магомедов чара кунакларына рәхмәт белдерде.
Ифтарда Россия мөселманнары Диния нәзарәте вәкилләре, Россиядән һәм дустанә илләрдән чакырылган кунаклар катнашты. Алар арасында Россия мөселманнары Диния нәзарәте башлыгының ярдәмчесе Мөхәммәд хәзрәт Гитинов, Россиянең Хаҗ-миссия җитәкчесе Хизбула Асуев, гарәп филологиясе буенча фәннәр докторы Шиһабудин Гусейнов, Ингушетиядән дин белгече Магомед-Бәшир Аушев, Үзбәкстан, Таҗикстан, Азәрбайҗан диаспоралары вәкилләре, атаклы спортчылар, фән һәм мәдәният эшлеклеләре, җәмәгать эшлеклеләре һәм төрле бергәлекләр вәкилләре бар иде, диелә хәбәрдә.