«Интерфакс» мәгълүмат агентлыгы Эдуард Хәйруллин вафаты сәбәпле кайгы уртаклашты
«Интерфакс» федераль мәгълүмат агентлыгы коллективы танылган журналист Эдуард Хәйруллинның вафаты сәбәпле «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгына кайгы уртаклашу телеграммасы җибәрде.
«Хәзер аның безнең белән булмавына ышанып булмый. Ул гаять тәҗрибәле кеше иде, мәгълүмат һәм кешеләр белән эшләү осталыгы гаҗәеп иде. Эдуард Хәйруллин дәүләт органнарының массакүләм мәгълүмат чаралары белән хезмәттәшлегенә яңа үзенчәлекләр кертте. «Интерфакс» мәгълүмат агентлыгы исеменнән кайгы уртаклашуыбызны кабул итүегезне һәм аларны Эдуард Хәйруллинның гаиләсенә һәм хезмәттәшләренә җиткерүегезне сорыйбыз. Бергә эшләгән еллар һәм күпсанлы очрашулар турында хәтер мәңгегә безнең белән калачак», - диелә телеграммада.
Эдуард Хәйруллин 54 яшендә кинәт вафат булды.