Дәүләт Советы депутатлары социаль оешмалар өчен йөзгә якын газета һәм журнал яздырды
Бүген «Татмедиа» АҖ «Газета-журнал бүләк ит» хәйрия акциясен оештырды. Чара Татарстан Дәүләт Советында узды. Депутатлар социаль учреждениеләр өчен 2023 елның икенче яртыеллыгына республика газеталарына һәм журналларына 100гә якын язылу рәсмиләштергән.
Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов әлеге чара социаль әһәмияткә ия булуын искәртте. Аның сүзләренчә, депутатлар ярдәме белән республика басмаларын, шул исәптән милли телләрдә дә, ветераннар, мөмкинлекләре чикле кешеләр, балалар йортларында тәрбияләнүчеләр, ялгыз өлкән яшьтәге кешеләр алачак.
Акция барышында парламентарийлар «Шәһри Казан», «Казанские ведомости», «Республика Татарстан» һәм «Ватаным Татарстан» газеталарына, «Сөембикә», «Идел», «Ялкын», «Салават күпере», «Татарстан» журналларына һәм башка басмаларга язылу рәсмиләштерде.
Депутат Илдар Шамилов балалар йортларында тәрбияләнүчеләр өчен яздыруын әйтте. «Бүген мин татар һәм рус телләрендәге балалар басмаларына басым ясадым, чөнки бу балаларга матди генә түгел, рухи яктан да игътибар кирәк. Басмалар бик яхшы һәм файдалы. Бу безнең балаларга үсештә ярдәм итсен иде», - диде ул.
Парламентарий билгеләп үткәнчә, Дәүләт Советы депутаты буларак, ул балалар йортларына күп булган. «Бүген язылу тәкъдимнәре бик күп иде. Ветераннарга да газета-журналлар яздырырга мөмкин, әмма без анысын 9 майга якынрак башкарырбыз», – дип өстәде ул.
Акцияне Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин да хуплады, ул Кырым-Сарай авылында урнашкан Баулы интернат-йорты карамагындагылар өчен «Республика Татарстан» һәм «Ватаным Татарстан» газеталарына, «Сөембикә» журналына язылуны рәсмиләштерде.
Акциядә теләгән һәркем катнаша ала, медиахолдингның теләсә кайсы басмасын бүләк итеп яздырырга була. Республика басмаларын «Татмедиа» сайтында онлайн режимда да яздырырга мөмкин.
Медиакомпания газеталары татар, рус, чуваш һәм удмурт телләрендә чыга. Аерым алганда, 43 газета рус телендә, 49ы татар телендә, чуваш телендә биш һәм бер басма удмурт телендә чыга.
Моннан тыш, 17 журнал бар, шул исәптән берсе рус телендә (»Казан»), 10 басма татар телендә, ә «Татарстан» «Чаян», «Идел» журналлары татар һәм рус телләрендә чыга.