Финляндия һәм АКШ хәрби базалар урнаштыру турында килешү әзерли
Финляндия һәм АКШ арасындагы сөйләшүләр киләсе елга кадәр дәвам итәчәк, шуннан соң килешү өлгесен парламент караячак. Килешү имзаланса, Америка хәрбиләре Финляндиядә урнаша алачак, Американың биредә хәрби техникасын саклау мөмкинлеге булачак, Финляндия инфраструктурасына кертемнәр ясала ала.