Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы башлыгы: Дөньяда ковидтан 20 млн кеше үлгән
Пандемия чорында дөньяда COVID-19 инфекциясеннән 20 млн кеше үлде. Бу хакта РИА Новости Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы башлыгы Тедрос Адханом Гебрейесуска сылтама белән хәбәр итә.
Аның мәгълүматлары буенча, 2020 елдан башлап коронавирус инфекциясеннән 7 миллион кеше үлгән, әмма реаль сан тагын да күбрәк. Сүз 20 млн кеше үлүе турында бара.