Надир Дәүләт — төрки дөньяга капкалар ачкан галим. Истанбулда татар шәхесен искә алдылар
![Надир Дәүләт — төрки дөньяга капкалар ачкан галим. Истанбулда татар шәхесен искә алдылар](https://gdb.rferl.org/01000000-0aff-0242-1496-08db52620d09_cx1_cy12_cw95_w800_h450.jpg)
10 майда Истанбулның IRCICA ислам тарихы, сәнгате һәм мәдәниятен өйрәнү үзәгендә 2021 елда вафат булган татар галиме Надир Дәүләтне искә алу чарасы узды. Искә алучылар - Надир Дәүләтнең шәкертләре. Чыгыш ясаучылар арасында мәрхүмнең хатыны, тарих укытучысы Бәрил Дәүләт тә бар иде.