Тикшерү комитеты Башкортстан эчке эшләр министрлыгының икътисади иминлек идарәсе башлыгын тикшерә
Тикшерү фаразынча, ул эшкуар Руслан Гыйләҗевне "ышыклап торган", шуның өчен эшкуар аңа боралакларда очу, яхталарда ял итү оештырган, концертларга билетлар бүләк иткән. 56 яшьлек полковник Геннадий Мосякин бу хезмәтләрдән 2019 елдан 2021 елга кадәр файдаланган диелә.