Фәрит Мөхәммәтшин Идел буе яшь парламентарийларына авыл яшьләренә игътибар итәргә кушты
Бүген Пермьдә Россия Федерациясе Идел буе федераль округы субъектларының дәүләт хакимияте закон чыгару органнары карамагындагы Яшьләр парламентлары ассоциациясе утырышы узды. Анда яшьләрнең тормышта үз урынын табуы һәм төбәкләрнең иҗтимагый-сәяси тормышында катнашуы турында фикер алыштылар. Утырыш эшендә Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
Россия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары Игорь Буренков билгеләп үткәнчә, яшьләрне муниципаль идарәгә һәм җирле социаль-актив эшчәнлеккә җәлеп итү – тормышта үз урыныңны табу өчен нәтиҗәле механизм булып тора, һәм хакимият органнарының төп бурычы – мондый проектларны үстерү өчен шартлар тудыру. Муниципаль идарә үзәкләренең эше турында сөйләгәндә, Игорь Буренков игътибар юнәлткәнчә, структураны булдыру һәм ишекләргә такта элү генә түгел, ә кешеләрнең мәнфәгатьләрен яклауга юнәлдерелгән эшне җайга салу мөһим.
Яшь парламентарийлар әйтүенчә, тормышта үз-үзеңне табу өчен шартлар, «кадрлар лифты», уңайлы инфраструктура һәм «яшьләр өчен торак» яшьләрнең кече ватанында, үз төбәкләрендә, шәһәрләрендә һәм авылларында яшәве һәм эшләве өчен төп шартлар булып тора.
Фәрит Мөхәммәтшин яшь парламентарийларны авыл яшьләренә аерым игътибар бирергә, төбәкләрдә килеп туган вазгыятьне өйрәнергә чакырды. «Татарстанда 4 миллионнан артык кешенең 1 миллионга якыны авыл җирлегендә яши. Аларда нинди проблемалар бар, без кадрларны ничек әзерлибез, авыл кешесе үзенә ярдәм тойсын өчен тагын нәрсә эшләргә кирәк», – дигән сораулар бирде республика парламенты җитәкчесе.
Аның сүзләренчә, авылда туган, шәһәрдә белем алган, әмма авылга кире кайтмаган яшьләрне авылларда калдыру белән бәйле проблемалар чыкмасын өчен заман таләпләренә җавап бирергә кирәк.
Фәрит Мөхәммәтшин әйтүенчә, болардан тыш, авыл халкының тагын бер мөһим социаль миссиясе бар – нәкъ менә авылда күпмилләтле илебездә яшәүче халыкларның рухи тормышы, мәдәнияте һәм теле сакланган. Парламент башлыгының тәкъдиме хупланды.