Нефтеюганск шәһәрендә яшәүчеләр Сабан туен бәйрәм итәчәк
17 июньдә Ханты-Манси автономияле округы – Юграның Нефтеюганск шәһәрендә Сабан туе гөрләячәк. Татар һәм башкорт халкының милли бәйрәме шәһәрнең чаңгы базасы һәм яңа аэропорт янында урнашкан «Юганск этноавылы» комплексы территориясендә узачак, дип искәртә Нефтеюганск мэриясе. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Бәйрәм 13.00 сәгатьтә «Сабан туен каршылыйбыз!» дигән иҗади пролог белән башлана. Аннары келәмдә көрәш башланып китәчәк.
Шул ук вакытта, иҗат коллективлары шәһәр халкына хореография һәм вокал номерларын үз эченә алган бәйрәм программасы тәкъдим итәчәк.
Бәйрәмдә Югра һәм Татарстан Республикасы муниципалитетларыннан килгән коллективлар да чыгыш ясар дип көтелә.
Сабан туе көрәш батырларын бүләкләү белән тәмамланачак.