Илһам Алиев:Татарстан белән мөнәсәбәтләр Россия белән элемтәләрне ныгытуга зур өлеш кертә
ТР Рәисе матбугат хезмәте
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Азәрбайҗан Президенты Илһам Алиев белән очрашты. Очрашу Auto Leasing Azerbaijan сервис үзәге ачылышыннан соң узды, дип хәбәр иттеләр Татарстан Респуликасы Рәисенең матбугат хезмәтендә.
«Auto Leasing Azerbaijan җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте үзәген ачуда катнашуыгыз өчен Сезгә рәхмәт белдерәм. Сезгә һәм безнең Президентыбызга [Владимир Путинга] рәхмәт, илләребез арасындагы мөнәсәбәтләрне ныгытуга төбәк дәрәҗәсендә без дә зур өлеш кертәбез», – дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов Илһам Алиевка.
ТР Рәисе матбугат хезмәте
Татарстан Рәисе шулай ук билгеләп үткәнчә, Татарстанда Россия-Азәрбайҗан мөнәсәбәтләре кысаларында республика белән хезмәттәшлеккә Азәрбайҗан Президентының шәхси игътибарын югары бәялиләр. Ул искә төшергәнчә, бу «яхшы традицияләрне» үз вакытында Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев һәм Гейдар Алиев башлаган.
Былтыр Татарстан-Азәрбайҗан товар әйләнеше 125 миллион доллардан артып киткән. Үсеш 78 процент дәрәҗәсендә билгеләнә. Быелның беренче өч аенда товар әйләнеше 16 процентка (20,5 миллион доллар) үскән.
Татарстан Азәрбайҗанга авыл хуҗалыгы, фармацевтика, кәгазь продукциясен җибәрә. Үз чиратында республика Кавказ арты иленнән нефть продуктлары, минераллар, җиләк-җимеш һәм яшелчә продукциясе ала.
Азәрбайҗан Президенты Татарстан җитәкчелегенең проектларны тормышка ашыруга мөнәсәбәтенә рәхмәт белдерде.
«Без делегацияләр белән алмаштык, консультацияләр үткәрдек. Зур перспективалар сәнәгать кооперациясе юнәлешендә ачыла, зур катлам – мәдәни хезмәттәшлек. Безнең арадагы мөнәсәбәтләр – Россия белән Азәрбайҗан арасындагы союздашлык мөнәсәбәтләрен ныгытуга зур өлеш кертү», – дип белдерде Илһам Алиев.
Сөйләшүдә шулай ук «КАМАЗ» җәмгыяте генераль директоры Сергей Когогин катнашты, кооперация өлешендә Татарстан предприятиеләре белән хезмәттәшлекне киңәйтү вариантлары турында фикер алышу булды.