Самара шәһәренең «Динамо» чаңгы базасында Корбан гаетенә багышланган гаилә бәйрәме була
1 июльдә 10.00 сәгатьтә Самара шәһәренең «Динамо» чаңгы базасында Корбан гаетенә багышланган балалар белән гаилә бәйрәме узачак. Бу хакта «Самара татарлары» сайтында хәбәр ителә.
Чарада Казаннан бәйрәмне алып баручы Айрат Заһриев була. Балаларны төрле төстәге батутлар, сабын күбекләре шоуы, озын буйлы курчаклар, нейрогимнастика чыгышы көтә. Бәйрәмдә төрле мастер-классларда катнашырга, үзеңне каллиграфиядә сынарга була. Соңыннан пылау һәм тәм-томнар белән табын булачак.
«Бу чара программасының кечкенә өлеше генә, керү ирекле, теләгән һәркемне чакырабыз. Барлык мөселманнарны якынлашып килүче Корбан бәйрәме белән котлыйбыз», дип хәбәр итә оештыручлар.