Татарстанда корбанга сарыклар җитми, читтән китерелгәне кыйммәткә төшә
Мөселман дөньясы Корбан гаетен бәйрәм итә. Бүген мөселманнар гает намазына җыела, корбан чала. Татарстан мөфтияте быел республикада сарыкларның бәясе узган елга караганда 13 процентка кыйбатлануын әйткән иде. Шул хакта сарык асраучылар һәм корбанга дип читтән алып кайтып сатучылар белән сөйләштек.