Казанда яңа мәчет ачылды, ул Утыз Имәни исемен йөртәчәк
![Казанда яңа мәчет ачылды, ул Утыз Имәни исемен йөртәчәк](https://gdb.rferl.org/01000000-0aff-0242-5bf7-08db77a55737_cx0_cy4_cw0_w800_h450.jpg)
"Габдерәхим Утыз Имәни исемендәге Ал Таң" мәчете Казандагы иң зур мәчетләрнең берсе санала: дин йорты 1100 кешене сыйдыра ала, ике катлы. Төзелеш 2018 елда башланган. Бүген мәчеттә Корбан бәйрәме уңаеннан беренче тапкыр намаз укылган.