Магнитогорскида шаурма белән агуланганнан соң 25 кеше хастаханәгә салынган
![Магнитогорскида шаурма белән агуланганнан соң 25 кеше хастаханәгә салынган](https://gdb.rferl.org/A4720AD3-0DB4-410F-A044-FFC18499D2D1_w800_h450.jpg)
Чиләбе өлкәсенең Магнитогорски шәһәрендә "Хорошее место" кафесында шаурма белән агуланган 25 кеше хастаханәгә салынган. Бу хакта Чиләбенең сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр итә.