Троицк шәһәрендә «Мөнәҗәт» бәйгесе узды
6 июльдә Троицк шәһәрендә халык авыз иҗаты әсәрләрен һәм мөселман халыкларының рухи мирас үрнәкләрен башкаручыларның «Мөнәҗәт» төбәкара бәйгесе узды. Бу хакта Чиләбе өлкәсе Дуслык йортының «Вконтакте» социаль челтәрендәге битендә хәбәр ителә.
Бәйге мөселман дин белгече һәм мәгърифәтче, Троицк шәһәрендә яшәгән һәм эшләгән шәех Зәйнулла ишан Рәсүлевнең 190 еллыгына багышланган.
Чарада традицион рәвештә «Рәсүлев укулары» IV Халыкара ХII Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе дә булды.
Бәйгене Чиләбе өлкәсенең Дуслык йорты, Чиләбе өлкәсе мөселманнарының төбәк Диния нәзарәте оештырган.
Чарада Магнитогорск, Златоуст, Чиләбе, Югары Уфалей, Миасс, Сосновский, Варненский, Агаповский, Саткинский, Кунашакский, Аргаяшский районнарыннан 10 яшьтән 80 яшькә кадәрге 100дән артык катнашучы мөнәҗәтләр, Коръән сүрәләре башкаруда осталыгын сынаган. Шулай ук нәшидләр һәм үзләре язган мөнәҗәтләрне дә укыган.
Номинацияләрдә җиңүчеләргә, Гран-при иясенә кыйммәтле бүләкләр, шулай ук проект партнерларыннан махсус призлар тапшырылган.