60нчы бригаданың Приморье краеннан мобилизацияләнгән ирләре алгы сафта сугышудан баш тарткан
![60нчы бригаданың Приморье краеннан мобилизацияләнгән ирләре алгы сафта сугышудан баш тарткан](https://gdb.rferl.org/01000000-0aff-0242-353c-08db351e2947_w800_h450.jpg)
Туганнары әйтүенчә, шуның өчен ирләрне берничә көн чокырда утыртканнар, су һәм ризык бирмәгәннәр, аннан билгесез тарафка алып киткәннәр. Хәзер мобилизацияләнгән ирләр белән элемтә юк диелә. Саклану министрлыгы вәкилләре мобилизацияләнгәннәрне фронтның кайнар нокталарына җибәрмәячәкләр, дигән иде.