Халык бәйрәме: Анталья Сабан туе меңгә якын татарны җыйды
9 июльдә Төркиянең Анталья шәһәрендә узган Сабантуйга якынча мең кеше җыелды. Чараны дәүләт ярдәменнән башка дистәдән артык активист оештырды, акчаны татарлар үзләре җыйды. Татарстаннан Төркиягә ялга килгән җырчылар да бәйрәмдә катнашырга ризалашты.