Башкортстанда авыл халкы басуларга кош тизәге түгә дип, кошчылык фабрикасын тикшерүне сорый
![Башкортстанда авыл халкы басуларга кош тизәге түгә дип, кошчылык фабрикасын тикшерүне сорый](https://gdb.rferl.org/DD7239E1-373A-4204-A6C8-9A3046AE9825_w800_h450.jpg)
“Без – Бүреказган, Кырмыскалы, Муравей кебек якындагы авылларда яшәүчеләр берничә ел дәвамында басудан чыдап булмаслык ис килүгә интегәбез. "Ашкадар" кошчылык фабрикасы монда кош тизәге, калдыклары, каурыйлары, азыгы чыгара. Бу калдыклар түгелгәннән соң, өере белән чебеннәр барлыкка килә", ди алар.